news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Былтыргы керемнәр буенча декларацион кампания барышында 80 меңләп документ тапшырылган

30 апрельда төгәлләнәчәк кампаниядә милкен арендага һәм наймга биргән гражданнарның 58 проценты әлегә ашыкмый

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Керемнәренә салым тотып калынмаган гражданнар, Россия кануннары буенча,  11 гыйнвардан 30 апрельга кадәр керемнәре буенча декларация язып, салым органнарына тапшырырга тиеш. Моңа эшмәкәрләр, шәхси нотариуслар, адвокат кабинетларын гамәлгә куючы адвокатлар, аерым практика белән шөгыльләнүче гаржданнар, шулай ук, милкен сатудан һәм милкен арендага, наймга биргәннән керем алган гражданнар, тагын гражданлык-хокукый юнәлешле килешү буенча башка физик затларга хезмәт күрсәткәнгә керем алганнар, лотерея, тотализатор һәм башка комарлы уеннарда отыш алганнар керә.

Бүген ТР Хөкүмәт йортында республика шәһәр һәм районнары белән берлектә видеоконференция режимында барган быелгы декларацион кампаниянең барышы турындагы брифингта Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин ачыклык кертеп, 15 апрель мәгълүматлары буенча, республиканың салым органнары 80 меңнән күбрәк декларация кабул итеп алды, диде. Шул ук вакытта, милкен арендага һәм наймга (транспорт чараларын, торак булмаган бүлмә һәм биналарны, чит ил гражданнарына найм буенча фатирларын) биргән гражданнарның 58 проценты әлегә керемнәре турында декларация бирергә ашыкмый. Дөрес, елына 500 сум түләп сәүдә итүгә, фатирга кертүчеләр 1,8 мең сум түләп патент алырга хокуклы, ләкин һәммәсе дә моңа омтылмый. Устав капиталда үзләренең өлешләреннән файдаланганнан керемнәр буенча декларация бирергә тиешлеләрнең, шулай ук, 14,3 проценты гына декларация биргән. “Ләкин, иртәме-соңмы, салым алынырга тиешле эшләр буенча барлык мәгълүматлар берләштерелә, салымнан качканнар тотыла: узган елгы нәтиҗәләр буенча, 40 мең кешегә штраф салынды”, - дип кисәтте М.Сафиуллин.

Киресенчә, басып калынган социаль һәм милки чыгымнарын кире кайтару буенча 600 мең кеше декларация язган, аларга кайтарасы гомуми сумма – 500 млн. сум тирәсе.

М.Сафиуллин белдергәнчә республиканың салым органнары быел беренче кварталда керемнән салым җыю буенча 7,9 млрд. сум акча “тапкан” – республика бюджетына акча җыюда Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе елның беренче 3 аенда беренче урында дигән сүз.

news_right_1
news_right_2
news_bot