news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда теркәлгән йогышлы һәм паразитар авырулар очраклары саны 760 меңнән артык киткән

Педикулез очракларының күпчелеге, 65 проценты, балаларга туры килгән

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). ТР 2015 ел дәвамында республикада санитар-эпидемиологик вазгыть тотрыклы булды. Йогышлы авырулар саны 2014 ел дәрәҗәсендә калды. Җыеп кына әйткәндә, былтыр йогышлы һәм паразитар авыруларның 760 мең 217 очрагы теркәлде.

Бүген Казандагы "Корстон" комплексында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча уздырылган коллегия утырышында әлеге идарә җитәкчесе – республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина шул хакта хәбәр итте. Утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашында уздырылды.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, йогышлы авыру очракларының саллы өлеше, 87 проценты, элеккечә, кискен сулыш юллары вируслы инфекцияләре һәм гриппка туры килә.

Былтыр 24 төр буенча авыру очраклары саны арткан. Аерым алганда, бума ютәле буенча 2,5 тапкырга, эпидемияле дуңгыз авыруы буенча 2,3 тапкырга, талпан бореллиозы буенча 2 тапкырга, педикулез буенча 23,2 процентка арту күзәтелгән.

“Безне педикулез очракларының артуы, 65 процент очракның балаларга туры килүе пошаманга сала”,– диде Марина Патяшина, җәйге сәламәтләндерү лагерена ял итәргә килгән 30 балада педикулез ачыклануын искәртеп.

Грипп, кискен тын юллары вируслы инфекцияләре һәм хастаханәдән тыш пневмония белән авыруларны исәпкә алмаганда, былтыр йогышлы авыруларның 85 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу, 2014 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 4 процентка артык.

Таралышы кимегән авырулар дип республиканың баш санитария табибы түбәндәгеләрне атады: дизентерия 42,8 процентка кимегән, сальмонеллез 19,7 процентка азрак теркәлгән, кискен вируслы гепатит – 18,5 процентка, бөер синдромлы геморралогик бизгәк, ягъни халык телендәге тычкан бизгәге дә - 14,2 процентка.

Узган ел дәвамында дифтерия, тартышу авыруы (столбняк), полиомиелит, кызылча (краснуха), корсак тифы, ялган туберкулез, лептоспироз, холера, Көнбатыш Нил бизгәге, түләмә (себер язвасы), бруцеллез һәм котыру чирен эләктерүчеләр исә бөтенләй теркәлмәгән.

Халыкны вакцинацияләү юнәлешендә башкарылган актив эшчәнлек нәтиҗәсендә, соңгы 2 елда идарә ителә торган инфекцияләр белән авыруның 130 меңнән артык очрагын булдырмый калырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Марина Патяшина үзенең чыгышында. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: былтыр вакциналар һәм иммуноглобулинлы препаратлар сатып алуга республика бюджетыннан 53 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Йогышлы һәм паразитар авырулар таралуны туктату буенча оператив эшчәнлек нәтиҗәләре буенча, республиканың баш санитария табибы (урынбасары) тарафыннан 560 карар кабул ителгән. Шулардан 265е – чикләү чаралары кертү турында 106сы – мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү, госпитальләштерү, авырулар белән аралашкан гражданнарны изоляцияләү, 145е – профилактик прививкалау уздыру, 26сы - йогышлы авырулар белән чирләүчеләрне тикшерү өчен госпитальләштерү яки изоляцияләү буенча. Йогышлы авырулар китереп чыгаручыларны үзендә йөрткән 35 кеше хезмәттән вакытлыча читләштерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100