Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быелгы сайлау кампаниясе вакытында ҮСКнә 70тән артык шикаять килгән
Алар муниципаль берәмлекләрдә сайлаулар уздыру белән бәйле
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Ни үкенеч, бер генә сайлау кампаниясе дә шикаятьләрсез узмый. Әмма участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту, өйрәтү үз нәтиҗәләрен бирә. Быел укулар 3 этапта үткәрелде”, - диде бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.
Аның сүзләренчә, ТР Үзәк сайлау комиссиясенә быел 70тән артык шикаять килеп ирешкән һәм хәзер шуларның 35 се сайлау бәхәсен узган.
“Республикада 911 сайлау кампаниясе уздырылуын һәм муниципаль сайлауларда катнашырга 9 меңнән артык кандидат тәкъдим ителүен исәпкә алганда, бу зур сан түгел. ТР Президенты сайлауларында катнашучыларны теркәү буенча бөтенләй дә шикаятьләр килмәде, барлык гаризалар да муниципаль берәмлекләрдәге сайлаулар белән бәйле”, - дип белдерде Надежда Борисова.
Аның сүзләренчә, шикаять бирүче гаризаларын берничә органганга берьюлы юллау сәбәпле, шикаятьләрнең саны артык булып күренә. Чынлыкта исә алар 3-4 тапкыр кимрәк, дип белдерде ҮСК секретаре.
“Кандидатлар Үзәк сайлау комиссиясе белән генә түгел, үзара да судлаша, сәяси партияләр арасында да каршылыклар чыгарга мөмкин”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз