news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быелгы эпидемия сезонында Татарстанга дуңгыз гриппы киләчәк

Быел Татарстанга гриппның 2009 елдагы H1N1 штаммы киләчәк. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Искәртеп узабыз, бу – 13 ел элек бөтен дөньяда хакимлек иткән дуңгыз гриппы.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, 2020 елда грипп очраклары теркәлмәгән, ә 2021 елда коронавирус таралу аркасында кертелгән эпидемиягә каршы чаралар нәтиҗәсендә әлеге инфекцияне йоктыручылар аз булган. Аның сүзләренчә, татарстанлылар грипп белән чирләмәү сәбәпле авыруга карата табигый иммунитет кимегән.

Көмәнле хатыннар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм балалар вакцинациягә аерым игътибар бирергә тиеш. Чөнки нәкъ менә алар гриппны авыр кичерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100