Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел янгын сүндерүчеләр тарафыннан 2500дән артык кеше коткарылган
Быел янгын сүндерүчеләр тарафыннан 2500дән артык кеше коткарылган
(Казан, 30 декабрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Агымдагы елда Татарстанда 3870тән артык янгын булган, бу 2003 ел белән чагыштырганда җиде процентка кимрәк. Янгында 280нән артык кеше үлгән, 200дән артыгы зыян күргән. Кичә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсендә Коткаручылар көненә багышланган тантаналы җыелышта әнә шундый мәгълүмат яңгырады.
ТР гражданнар саклануы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Валерий Власов быел янгынга каршы хезмәт вәкилләре эшен югары бәяләде. Алар ярдәмендә янгыннарда зыян күрүчеләр һәм корбаннар саны сизелерлек кимегән. Агымдагы елда янгын сүндерүчеләр 2500дән артык кешене коткарган. Янгын чыгу сәбәпләре арасында аеруча көнкүреш приборларын куллануда кагыйдә бозуны, исерек хәлдә тәмәке тарту, ут белән саксыз эш итү һәм кыска ялганышны атады министрлык белгечләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз