news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанның алтмыштан артык авылында 4G элемтә барлыкка киләчәк

Бүгенге көндә республика халкының өч процентында югары тизлекле интернетсыз юк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Татарстанның алтмыштан артык авылында югары тизлекле 4G элемтә барлыкка киләчәк.

«Бүгенге көндә Татарстанда 4G элемтә кермәгән 624 авыл бар. Быел аларның алтмыштан артыгында югары тизлекле интернет барлыкка киләчәк. Аларны сайлаганда өстенлек халык саны йөз кешедән артыграк булган авылларга бирелде. Авыллар исемлеген дәүләт хезмәтләре порталы аша халык сайлады», — диде Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

4G челтәр ярдәмендә интернетта видео карарга, социаль челтәрләрдә аралашырга мөмкин.

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Айрат Хайруллин республика халкының өч проценты гына югары тизлекле интернетсыз яшәвен әйтте. Министр сүзләренчә, заманча элемтә челтәренә тоташучы авыллар ел саен арта бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100