Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел Татарстанда ярты меңләп кеше алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган
Быел Татарстанда 500гә якын кешене алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында «Суд приставлары – балаларга» Бөтенроссия мәгълүмат акциясе нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында башкарма производствода яңалыкларга багышланган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе – ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.
«Быелның биш аенда Татарстанда алимент буенча бурычлыларга карата 448 җинаять эше кузгатылган. Бу чара иң соңгы очракта, явыз түләмәүчеләргә карата кулланыла», - дип сөйләде Закиров.
Шулай ук быел эш урынында алимент турында җиде меңнән артык башкарма производство ачылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз