news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда 37 мең 83 кеше инвалид дип табылган

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстанда Баш медицина-социаль тикшерү бюросы филиалларында 50907 кеше тикшерелгән

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстанда Баш медицина-социаль тикшерү бюросы филиалларында 50907 кеше тикшерелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 2,2 процентка күбрәк. Шуларның 72,8 проценты – 37083е инвалид дип табылган. 2009 елның беренче яртыеллыгында бу сан 81,8 процентны тәшкил иткән. Шулай итеп, быел инвалид дип табылучылар саны 8,9 процентка азайган.
Баш медицина-социаль тикшерү бюросыннан алган мәгълүматка караганда, беренче тапкыр бюро табибларында 15171 кеше тикшерелгән. Шуларның 14 мед 961е инвалидлыкны билгеләүгә җибәрелгән. Һәм андыйлар саны, узган ел белән чагыштырганда, 4,5 процентка арткан.
Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләр арасында 13 мең 473 кеше инвалид дип беренче тапкыр табылган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 4,9 процентка күбрәк. Беренче тапкыр инвалид дип табылган кешеләр арасында эшкә сәләтле булучылар саны 6615 (49 процент) белән исәпләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100