news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Быел республика юлларындагы һәлакәтләр саны 677гә җиткән, алар 64 кешене үлемгә китергән

Февраль аенда гына да юллардагы 327 бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә 27 кешенең гомере өзелгән, каза күрүчеләр - 394

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Татарстан территориясе аша узган юллардагы вазгыять түбәндәгечә: февраль аенда республикада транспорт белән бәйле 327 бәхетсезлек очрагы булган, шулар нәтиҗәсендә 27 кешенең гомере өзелгән, 394е имгәнгән-җәрәхәтләнгән, ә Казан буенча 176 һәлакәттә 3 кеше үлгән, 203енең тәне төрле дәрәҗәдә яраланган, имгәнгән. Шул рәвешле, ел башыннан бирле республика юлларындагы һәлакәтләр саны 677гә җиткән, алар 64 кешене үлемгә китергән, 851 кеше каза күргән.

Әлеге мәгълүматлар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеюлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100