news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казанның өченче кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгендә инсульт булган 260 кеше дәваланды

Бүген 2-нче Республика клиник хастаханәсе нигезендә эшли торган кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә заманча җиһазландырылган кабул итү бүлеге ачылды

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген 2-нче Республика клиник хастаханәсе нигезендә эшли торган кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә заманча җиһазландырылган кабул итү бүлеге ачылды. Бу уңайдан үзәк эше белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов танышты.
Кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү үзәге быелның февраленнән эшли. Аны заманча җиһазлау эше федеральбюджет исәбенә башкарыла. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага капиталь төзәтү эшләре башкарыла. 30 койкага исәпләнгән үзәккә Вахитов һәм Мәскәү районнарында яшәүче 182 мең 636 кеше беркетелгән.
2-нче Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рәшит Абашев презентация вакытында белдергәнчә, хастаханәдә кан тамырлары авырулары булган кешеләр 2007 елдан дәвалана башлый. Аның өчен неврология бүлегендә мультидисциплинар блок булдырыла. Әмма кешеләрне дәвалау өчен шартлар һәм мөмкинлекләр җитәрлек түгел иде. Агымдагы елның 9 аенда инсульт кичергән кешеләр саны арта. Цереброваскуляр авырулары булган кешеләр арасында андыйлар 58,8 процентны тәшкил итә. Узган ел хастаханәдә ишемия инсульты булган 160 кеше дәваланды. Быел исә 260 кешегә сыйфатлы ярдәм күрсәтелде. 166 пациентка кичектергесез ярдәм “терапия тәрәзәсе” (инсульт булганнан соң 4-6 сәгать эчендә) вакытында күрсәтелә. 13 авыруга системалы тромболизис ясала. Авыру кеше хастаханәгә 45 минут эчендә китерелә. Үзәктә пациент тикшерелә, аннары аңа рентген-компьютер томографиясе, УЗИ ясала. Авыру БИТР койкасында хәле яхшырганчы ята. Аннары инде мультидисциплинар блокка яткырыла. Бүген үзәктә 4 табиб эшли: икесе – реаниматолог, икесе – невролог. “Үзәккә эшкә яшь белгечләр килде. Аларның яңа җиһазларда эшлисе килә”, - диде Рәшит Абашев.
Әйтергә кирәк, хастаханәдә атнага ике көн йөрәк авырулары булган кешеләргә дә кичектергесез ярдәм күрсәтелә. Шунда ук ангиологик комплекс та бар, анда авырулар тиешле ярдәм ала.
Баш табиб әйтүенә караганда, рейтинг буенча хастаханә эчендәге үзәк Төбәкара клиник диагностика үзәге һәм Республика клиник хастаханәсеннән соң өченче урында тора.
“Элек 2-нче Республика клиник хастаханәсе гади халык өчен ябык булган. Бүген монда барлык кешеләргә дә нәтиҗәле һәм югары сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган. Кабул итү бүлеге тәүлек буе инсульт кичергән авыруларга ярдәм күрсәтә. Шулай ук монда кардиоваскуляр авырулары булган пациентлар да дәвалана. Гомуми әйткәндә, бу хастаханәдә кеше гомерен саклап калу, аны инвалид булып калудан коткару өчен бөтен шартлар да бар”, - дип белдерде министр Айрат Фәррахов.
Аның сүзләренә караганда, күп кеше хәзер табибка үз вакытында мөрәҗәгать итәргә тырыша. Инсульттан үлүчеләр саны ике ел эчендә 17 процентка кими. Шуңа күрә Казанда эшли торган өч үзәк инде җитми. Шәһәрдә тагын ике үзәк ачарга кирәк, дип саный министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100