news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Казанда капиталь төзекләндереләчәк йортларның иң күбе - Идел буе районында

“Капиталь төзекләндерү-2015” программасына башкаланың күп фатирлы 280 торак йорты кертелгән

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан башкаласында Казан шәһәре территориясендә урнашкан күп фатирлы торак йортлардагы гомуми милекне капиталь төзекләндерү җирле программасын 2015 елда тормышка ашыруның кыска вакытлы планы расланды. Казан шәһәре Башкарма комитетында бу хакта 2014 елның 24 декабрендә расланган 7499 нчы номерлы карары бар. Әлеге документ 2015 елның 15 гыйнварындагы Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлар һәм документлар җыентыгының 1(282) номерлы чыгарылышында да урын алган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Документ нигезендә, быел капиталь төзекләндерү программасына күп фатирлы 280 торак йорт кертелгән. Капиталь төзекләндерү эшләре Авиатөзелеш районында 16, Вахитов районында 10, Киров районында 25, Мәскәү районында 22, Яңа Савин районында 58, Идел буе районында 90 (районнар буенча иң күбе), Совет районында исә 59 йортны колачлар дип көтелә. Капиталь төзекләндерү чараларын финанслауның гомуми күләме 1,5 млрд. сумны тәшкил итә. Программаны финанслау Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды, шәһәр һәм республика бюджеты, торак милекчеләре ширкәте, торак-төзелеш кооперативлары һәм күп фатирлы торак йорт милекчеләре хисабына башкарыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot