news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Казан үзәгендә цифрлы технологияләр кварталы барлыкка киләчәк

Элеккеге «Спартак» фабрикасы бинасында яңа IT-парк урнашачак.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел Казан үзәгендә — элеккеге «Спартак» фабрикасы әйләнәсендә цифрлы технологияләр кварталы барлыкка киләчәк.

«Элеккеге „Спартак“ фабрикасы бинасында яңа IT-парк урнашачак. Ел азагына аны ачарга планлаштырабыз. Биредә өч мең яңа эш урыны барлыкка килүен фаразлыйбыз. Яңа IT-компанияләрнең еллык кереме 17 млрд сум булыр дип көтелә», — диде Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

«Спартак» фабрикасы территориясе гамәлдәге IT-парк, «Сувар» һәм «Урбан» бизнес-үзәкләре янында урнашкан. Аларның барысы да IT-компанияләр өчен җайлаштырылган. Биредә яңа IT-парк барлыкка килгәч, министр бу тирәлектән цифрлы технологияләр кварталы ясарга мөмкин булачагын әйтте.

«Казан үзәгендә цифрлы квартал барлыкка киләчәк. Ул IT-компанияләргә уңайлы шартларда эшләргә генә түгел, ә аерым бер урында акыллы светофорлар, кибетләр, электромобиль заправкалары  белән цифрлы шәһәрнең кечерәк моделен ясарга да мөмкинлек бирәчәк», — дип уртаклашты Айрат Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100