news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Jadidfest фестивале суга, елгаларга һәм күлләргә багышлана

«Jadidfest: Казан — су шәһәре» чаралары 3-4 апрельдә Милли китапханәдә була.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 3-4 апрельдә Казанда Милли китапханәдә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале була. Фестивальнең бөтен чаралары диярлек татар телендә уза. Быелгы төп тема — су: без эчә, йөзә торган су гына түгел, шул исәптән — елгалар, каналлар, күлләр суы да. 

Фестивальне Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Милли китапханәсе уздыра. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Барлык чараларга, концерттан кала, керү бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар..

Беренче тапкыр 2015 елда оештырылган Jadidfest яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар һәм башка шәһәр берләшмәләре белән таныштыра. Узган елларны Jadidfest Уен автоматлары музеенда, «Смена» заманча мәдәният үзәгендә үткәрелә иде. 2019 елда ул Яңа бистәсе юбилеена багышланды.

«Jadidfest: Казан — су шәһәре» программасы

Көн дәвамында су турында китаплар күргәзмәсе.

  • «Су Анасы». Татьяна Лепп — Мәскәүдә эшләүче Чаллы фотографының татар әкиятләренә багышланган циклының беренче өлеше.
  • «Казансу». Казан фотографлары заманча һәм архив сүрәтләр ярдәмендә су турында сөйли.
  • Казансуны күзәтү — террасага килеп, телефоныгызны сүндереп, елгага карап, детокс кичерегез.
  • Сабыйлар өчен остаханәләр һәм интерактив уку.

3 апрель

  • 12:00 «Казан сулыклары» — булган һәм югалган: Марк Шишкин экскурсиясе

Лекторий (күргәзмә залы)

  • 13:40 «Кече елгалар». Рәмис Латыйпов.
  • 15:20 «Су буйларын саклау: экоактивизм тәҗрибәсе». Гүзәлия Гыйматдинова.
  • 16:00 «Водные объекты города Казани и их состояние». Нәфисә Минһаҗева.
  • 16:40 «Состояние воды после войны». Әлфия Галләмова.
  • 17:20 «Су һәм инкыйлабка кадәр яшәеш». Лилия Габдрәфыйкова.
  • 18:00 «Су — нигъмәт». Айдар Хәйретдинов.

Кино (конференц-зал)

19:00 «Акварель». Виктор Косаковский фильмы.

20:00 «Татарстан. Страна четырех рек» хроникасы + qaynar төркеменнән импровизация-аккомпанемент.

4 апрель

  • 12:00 «Казан сулыклары». Марк Шишкин экскурсиясе.
  • 13:00 «Су» китапчыгын тәкъдим итү (күргәзмә залы) — су турындагы архив материаллары, заманча шигырьләр, хикәяләр һәм комикслар.
  • 14:00 «Су янында яшәү» (күргәзмә залы). Елгалар һәм күлләр белән бәйле истәлекләр сөйләргә, аларны аудиога яздыртырга чакырабыз.
  • 14:00 Пластинкалар тыңлау һәм ноталар күргәзмәсе (музыка залы).
  • 16:00 «Су кайтавазы» перформансы. Биючеләр өчен «ватык телефон»да без 50 кешене катнаша. Биюче булу мәҗбүри түгел. Алгоритм катлаулы түгел: башта барлык катнашучылар чиратта тора. Беренче кеше икенчене бора, аңа хәрәкәтне күрсәтә, икенчесе өченче кеше өчен кабатлый…
  • 17:00 Әдәби уку: сулыклар турында язучылар ниләр язган — конференц-залда махсус чакырылган кунаклар катнашында нәфис сүз кичәсе.
  • 18:00 Эмбиент концерты: Transplanetary Spaceship, Taturas, Mostapace, Marat Suleimanov, Phisonsoid, Ocelotus (MOÑ) — музыка тыңлыйбыз, сулыклар видеоларын карыйбыз. Йога келәмнәрен алып килегез, иркенәегез!

Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлү кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100