news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел дөньяда Сабан туйлары кайда һәм кайчан уза – күзәтү

Җир шарында сибелеп яшәүче милләттәшләребез өчен Сабан туйлары кайда һәм кайчан узачак? Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы күзәтүендә.

Быел дөньяда Сабан туйлары кайда һәм кайчан уза – күзәтү
Владимир Васильев

Татарстанда

11-13 июньдә милли бәйрәм республика районнарында, шул исәптән Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә оештырыла. 18 июньдә – Чаллыда, 19 июньдә Казан Сабан туе була.

Россиядә

Федераль Сабан туе – 18 июньдә Ульяновск өлкәсе Ульяновск шәһәрендә;

Бөтенроссия авыл Сабан туе – 2 июльдә Мордовиянең Аксюн авылында;

Башкортстан районнарында Сабан туйлары 11, 12, 18 июнь көннәрендә көтелә. Зилаир районында милли бәйрәм 27 майда ук узган. Бәләбәй, Эстәрлетамак, Ишембай, Борай, Бүздәк, Караидел, Шаран районнарында бәйрәм 18 июньдә оештырыла. Уфа районында Сабан туе 11 июньдә үтәчәк.

Петербург Сабан туе – 25 июньдә Ленинград өлкәсе Энколово авылында;

Мәскәү Сабан туе – 2 июльдә;

Көньяк Сабан туе – 16 июльдә Ростов-Дон шәһәрендә;

Халыкара шахтерлар Сабан туе – 25 июньдә Новокузнецк шәһәрендә;

Чиләбедә, Троицк шәһәрләрендә – 25 июньдә;

Магнитогорск шәһәрендә – 18 июньдә;

Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәрендә – 18 июньдә;

Свердловск өлкәсе: Екатеринбург шәһәрендә – 26 июньдә; Полевской (район), Красноуральск Сабан туе – 19 июньдә; Березовский (шәһәр), Первоуральск Сабан туе – 18 июньдә; Тәүде шәһәрендә – 25 июньдә; Новоуральскта 26 июльдә;

Самара өлкәсе Камышлы авылында – 11 июньдә; Денис авылында – 11 июньдә; Иске Ярмәк авылында – 12 июньдә; Гали авылында – 12 июньдә; Мәчәләй авылында – 25 июньдә;

Пермь крае Пермь шәһәрендә, Барда авылында – 18 июньдә; Соликамск шәһәрендә – 2 июльдә, Пермь район Сабан туе – 18 июньдә.

Ханты-Манси автономияле округы: Сургут шәһәрендә – 19 июньдә; Нижневартовск шәһәрендә – 11 июньдә; Нефтеюганскта – 18 июньдә.

Төмән өлкәсе: Төмән шәһәрендә – 30 июльдә, Тубыл шәһәрендә 18 июньдә.

Удмуртия: Ижевскта – 26 июньдә; Сарапулда – 2 июльдә;

Пенза өлкәсе: Пенза шәһәрендә – 16 июльдә;

Түбән Новгород өлкәсе: Түбән Новгород шәһәрендә – 30 июльдә;

Марий Эл Республикасы: Бәрәңге районы Бәрәңге авылы – 19 июньдә; Йошкар-Ола – 25 июньдә; Волжск шәһәрендә – 12 июньдә;

Киров өлкәсе: Нократ аланы шәһәре – 2 июльдә; Малмыж шәһәре – 25 июньдә;

Красноярск крае: Красноярск шәһәре, Лесосибирск шәһәрендә (30 нчы юбилей Сабан туе) – 25 июньдә;

Краснодар крае: Сочида – 25 июньдә;

Курган өлкәсе: Курган шәһәрендә – 23 июльдә;

Приморье крае Артем шәһәрендә, шулай ук, 30 нчы юбилей Сабан туе – 18 июньдә;

Саха (Якутия): Якутск шәһәрендә – 24-25 июньдә; 

Хабаровск крае: Хабаровск шәһәрендә – 3 июльдә;

Тверь өлкәсе; Тверь шәһәрендә – 23 июльдә;

Рязань өлкәсе Сабан туе – 19 июньдә; Касыйм шәһәрендә – 12 июньдә;

Смоленск өлкәсе: Смоленск шәһәрендә – 12 июньдә;

Калининград шәһәрендә – 16 июльдә.

Чит илләрдә

Беренче Иртыш буе халыкара Сабан туе – Казахстанның Сәмәй шәһәрендә июльдә (датасы билгеле түгел).

Европа Сабан туе – 9 июльдә Болгариянең София шәһәрендә;

Үзбәкстанның Ташкент, Үргәнеч шәһәрләрендә – 19 июньдә;

Казахстанның Алмата шәһәрендә 19 июньдә, Нурсолтанда 2 июльдә, Актүбәдә 12 июньдә, Уральскта 26 июньдә, Күкчәтауда 18 июньдә, Петропавловскта 17 июльдә;

Кыргызстанның Бишкәк, Ош шәһәрләрендә 12 июньдә;

Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә – 19 июньдә;

Төркиянең Искешәһәрендә – 12 июньдә;

Беларусьның Минск шәһәрендә – 12 июньдә; Ивье шәһәрендә – 1 июльдә.

ЛНР Луганск өлкәсе Стаханов шәһәрендә – 19 июньдә;

Польшаның Крушиняны шәһәрендә – 16 июльдә; Гданьск шәһәрендә – 23 июньдә;

Эстониянең Нарва шәһәрендә – 11 июньдә;

Канаданың Торонто (Онтарио провинциясе) – 19 июньдә;

Италиянең Рим шәһәрендә – сентябрь аенда; Кунео шәһәрендә – 10-11 сентябрьдә;

Франциянең Париж шәһәрендә – 2 июльдә;

Израильнең Кирьят-Гат шәһәрендә – 25 июньдә;

Испаниянең Льорет де Мар шәһәрендә – 13 августта;

Таиландның Пхукет шәһәрендә – 19 июньдә.

Материал Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп төзелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100