news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Болгарда һәм Зөядә алты яңа музей ачылачак

Бер музейда Абдулла Алишка багышланган экспозиция куелачак, диде Татьяна Ларионова.

Быел Болгарда һәм Зөядә алты яңа музей ачылачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Быел Болгар һәм Зөядәге музейларның гомуми саны 19га җитәчәк. Бүген Казан Кремлендә узган республика «Яңарыш» фондының Попечительләр һәм Административ советлары утырышында фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова шул хакта хәбәр итте.

Болгарда ел ахырына кадәр музейлар саны 10га тулачак. Хәзерге вакытта тарихи биналарда төзекләндерү эшләре бара. Аларның берсендә татар шагыйре һәм язучысы Абдулла Алишка багышланган экспозиция булдырылачак. Шулай ук күргәзмәләр залы – лапидарий: таш плитәләрдәге борынгы язма үрнәкләр экспозициясе ачылыр дип көтелә. Тагын бер музей «Елга буендагы шәһәр» дип аталачак.

«Зөя утрау шәһәрлегендә музейлар саны тугызга җитәчәк. Биредә тагын өч музей («Агач архитектурасы музее», «Элеккеге Ольгин приюты бинасындагы музей экспозициясе» һәм «Иконалар музее») үз ишекләрен ачачак. Утрауга республика музейларыннан иконаларның кире кайтарылачагы турындагы килешүгә ирешелгән инде», - диде Татьяна Ларионова.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100