Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Быел «Безнең ишегалды» программасында катнашучы халык белән 1,5 мең очрашу уздырылган
2023 елда территорияләре «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылырга тиешле йортларда яшәүчеләр белән оештыручылар 1,5 мең очрашу уздырган.
Аралашу барышында, йортта яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып, алда торган эшләрнең схемалары расланган. Бу хакта журналистларга «Безнең ишегалды» программасы кураторы Арина Петрова сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, программаның мөһим өлеше булып ел саен уртача 250 мең кешегә кадәр халык белән хезмәттәшлек итү тора.
«Бу планканы елдан-ел сакларга тырышабыз. Ишегаллары саны - ул кадәр күрсәткеч сан түгел, ә менә колачланган халык саны безнең өчен бик мөһим. Якынча 250-300 мең кеше», - дип аңлатты Петрова.
Докладчы сүзләренә караганда, ишегалларында яшәүчеләр белән хезмәттәшлекнең төп инструментларының берсе булып тере форматта очрашулар тора.
«Без инде 2023 ел программасында катнашучы барлык кешеләр белән очраштык. 1,5 мең очрашу уздырылды. Әлеге кешеләр гомуми җыелыш протоколларына төзекләндерү эшләре схемаларын килештереп кул куйдылар», - дип төгәлләштерде «Безнең ишегалды» программасы кураторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз