news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел БДИда катнашуга гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә

9нчы сыйныфларга төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен сайланган фәннәр күрсәтелгән гаризаны 1 мартка кадәр тапшыру зарур

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризалар тапшыру һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне сайлау 1 февральгә кадәр генә мөмкин булачак. 9нчы сыйныфларга исә төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен сайланган фәннәр язылган гаризаны 1 мартка кадәр тапшыру зарур.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, фәннәрне сайлауга гариза чыгарылыш сыйныф укучысы белем алган мәктәпкә, мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар, урта һөнәри уку йортларында белем алучылар тарафыннан исә фактик яшәү урыны буенча мәгариф бүлекләренә тапшырыла. Соңгылары үзләре белән паспорт, аттестат яки урта һөнәри белем турындагы диплом яки колледж яисә техникумнан урта гомуми белем алу программасын үзләштерү хакындагы белешмә алып килергә тиеш.

Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын тапшыруга сайланган фәнне, Татарстан Республикасының дәүләт имтихан комиссиясе карары белән һәм нигезле сәбәпләр булганда гына, үзгәртү мөмкин.

Әлеге имтиханнарны тапшыру процедурасы белән бәйле сораулар туса, дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00дән 18.00гәчә +7 (843) 294-95-05 телефоны буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “кайнар” линиясенә шалтыратырга була.

2015-2016 уку елында БДИ 2 этапта үткәрелә: вакытыннан алда һәм төп. Аның вакытыннан алда тапшырыла торганы алдагы елларда мәктәп тәмамлаучылар һәм нигезле, аерым алганда, имтихан көненә туры килгән төрле халыкара һәм бөтенроссия ярышларында катнашу, бу чорда санаторийларда дәвалану һ.б.сәбәпләр аркасында БДИны июньдә тапшыра алмаган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен. 

Искәртеп үтик: урта гомуми белем бирү турында аттестат алу өчен 11нче сыйныф укучыларына 2 мәҗбүри имтихан тапшыру зарур: рус теленнән һәм математикадан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100