news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 6 айда республикада 1833 янгын чыгып, 140 кешенең гомере өзелгән

Шушы янгыннарның 189ы бакчачылык ширкәтләрендә булган һәм 6 кешене үлемгә китергән, 5се пешкән, җәрәхәтләнгән

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел җәйнең явым-төшемсез һәм артык кызу килүе янгын куркынычын бермә-бер арттыра. Шуңа күрә республикада янгын сакчылыгы хезмәте аеруча тыгыз режимда эшләргә мәҗбүр. Мәгълүм ки, сүндерүгә караганда янгын чыгуны кисәтү отышлырак. Шуны исәпкә алып, инспекторлар шәхси йортларга, бакчачылык ширкәтләренә тикшерү белән чыга.

Бүген, мәсәлән, Казанның Совет районында урнашкан Салмачы бистәсендәге “Нокса-Авиа” коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенә янгын күзәтчелеге инспекторы һәм “ММЧ куркынычсыз җәй яклы” дигән акция кысаларында журналистлар белән берлектә рейд оештырылды. Моннан бер ай ярым элек анда Совет районы дәүләт янгынга каршы күзәтчелек инспекторы Радик Сәлахов килеп карап 10 хилафлык тапкан булган, бүген исә шул кимчелекләр бетерелү-бетерелмәүгә тикшерү булды. Нәтиҗәдә, шуларның 8е үтәлгәнлеге ачыкланды.

Бакчачылык ширкәте рәисе Фәния Тимергалиева сүзләренчә, инспектор язып биргән тәкъдим-йөкләмәнең зур суммада финанс чыгымнар таләп ителгәннәре генә үтәлми калган. Әйтик, бер генә су суырту каланчасы булуын, ширкәттә 300дән артык участок исәпләнүен һәм яңгырлы көннәрне “Нокса-Авиа” ширкәте урнашкан турыга янгын сүндерү машинасы үтеп керә алмавын исәпкә алып, мотопомпа сатып алырга кирәк. Моннан тыш, тагын су суырту каланчасындагы судан файдаланган өчен лицензия булу тиешле, ләкин аны алуга 400 мең сум акча кирәк. Хәзерге вакытта һәр участокка тәүлегенә 150 литр су туры килә, су суырту җайланмасы 20 сәгать дәвамында режим буенча эшли. Ә шушы ширкәттә участогы булган 416 хуҗаның яртысы электр энергиясен кулланган, күрсәтелгән хезмәт һ.б. өчен бурычлы, арада бурычлары 30ар мең сумга кадәр җиткәннәре, берничә ел дәвамында түләмәгәннәре дә бар. Шулай булгач, ул сумманы ничек итеп җыярга белгән юк, ди рәис.

Ф.Тимергалиева ачыклык керткәнчә, “Казан” аэропорты биргән ул участок элек “Нокса-Авиа” яшелчәчелек ширкәтеннән үзгәртеп корылган. Хәзерге вакытта бакчачылык ширкәте өчен төп проблема – юллар. Ширкәт Совет районына карый, ә койманың икенче ягы Идел буе районына керә, юллар салуга шушы районнарның берсе дә ашкынып тормый. “Күпме генә әлеге мәсьәләне күтәрсәк тә, чишелеше күренми, шәһәр безгә ярдәм итми. Янгын чыкса, машина үтеп керерлек түгел”, - дип борчу белдерә рәис.

Инспектор Р.Сәлахов сүзләренчә, барлык бакчачылык ширкәтләренә дә хас кимчелекләрдән түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: электр чыбыгы корылма эченә тимер торба ише капсула аша үткәреп кертелми, ягъни чыбыклар йорт, мунча, сарайларның кыегыннан эчкә пластик, агач такта кебек тиз янып китә торган материалга терәлеп үтә, мичләр еш кына норматив таләпләрне бозып чыгарыла, мөрҗә итеп керамика, тимер, шулай ук астбест һәм цемент катнашмасыннан ясалган торбаларны куллану очраклары күзәтелә, мунча ягуны еш кына бала-чагага ышандырып калдырыла, заманча янгын сүндерү техникасы киңрәк, шуңа күрә ширкәтләргә китергән юллар да киңрәк булырга тиеш, ә бакчачылар әкренләп-әкренләп юлны “урлый”, нәтиҗәдә, юл тарая һ.б. “Гражданнарны кисәтеп куясы килә: бакчачылык ширкәтләрендә шәхси йортларда су тутырылган мичкә тотырга яки күбекле (яисә порошоклы) янгын сүндерү баллоны (огнетушитель) булуы шарт. Ут-күз чыккан очракта, алар шунда ук янгынны сүндерерлек булсын. Янгын чыгып ялкын азгач түгел, ә шунда ук янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итү зарур”, - дип басым ясап әйтә инспектор Р.Сәлахов.

Быел 6 айда республикада 1833 янгын чыгып, 140 кешенең гомере өзелгән. Шушы янгыннарның 189ы бакчачылык ширкәтләрендә булган һәм 6 кешене үлемгә китергән, 5се пешкән, җәрәхәтләнгән. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, бу бәла-казалар күпчелек очракта бакчаларда электр җиһазларын дөрес урнаштырмаудан һәм тиешле норматив таләпләрне бозып кулланудан килеп чыккан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100