news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел 16 меңгә якын студент республика вузларының бюджет бүлекләренә кергән

Быел 16 меңгә якын студент республика вузларының бюджет бүлекләренә кергән

(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Татарстанда федераль һәм республика карамагындагы дәүләт вузларының көндезге бүлекләренә 11 мең егет һәм кыз кабул ителгән. Шушы көннәрдә читтән торып һәм кичке уку бүлекләренә кабул итү тәмамлана. 3,7 мең кеше читтән торып укыячак, тагын 1,3 мең абитуриент кичке бүлекләргә алыначак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының Югары, урта, һөнәри белем һәм фән идарәсе башлыгы Рамил Вәлиев хәбәр итте.

Бүген Татарстанда 24 мөстәкыйль югары уку йорты һәм дәүләт вузларының 27 филиалы эшли. Аларда шулай ук бюджеттан тыш нигездә укырга кабул итәләр. Дәүләт вузларының коммерция бүлекләренә күпме студент кабул ителүен Р.Вәлиев төгәл әйтмәде, әмма алдагы елларны исәпкә алып, караганда түләп укучыларның саны студентларның гомуми күләмендә 50 проценттан артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100