Пенсияләрне бер ай алдан һәм инфляциядән югарырак итеп кабат исәплиләр

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 3,7 процентка арта.
(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 3,7 процентка арта. Бу - 2017 елда 2,6 процент булачак  дип фаразланган инфляция дәрәҗәсеннән югарырак. Бу хакта Россия Пенсия фондының рәсми сайты хәбәр итә, дип яза “Российская газета”.Пенсия баллының "бәясе" 81,49 сум тора (2017 елда - 78,58 сум). Дүрт ел эчендә ул якынча ун сумга арткан.  Пенсия баллары коэффициентның яңа "бәясе"нә  тапкырланачак.Гражданнарның кеременә тәэсир итә торган тагын бер күрсәткеч, ул - тотрыклы (үзгәрми торган) түләүләр. Индексациядән соң аның күләме якынча 4983 сум булачак. Индексация хисабына илдә пенсиянең уртача күләме 14075 сумга кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр ителә Пенсия фондында.Моннан тыш, пенсияләрне элеккечә 1 февральдән түгел, ә 1 гыйнвардан яңадан исәпләячкләр.Индексация картлык, инвалидлык, туендыручысын югалткан, ягъни барлык төр пенсия алучыларга кагыла. Узган елдагы сыман, ул эшләүче пенсионерларга кагылмый.