Путин хезмәт хакы түләүнең салымнарга караганда өстен булырга тиешлеген хуплады

Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе бу өстенлекне закон белән беркетергә тәкъдим иткән
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте хезмәт хакының башка түләүләрдән өстенлеген закон белән беркетергә мөмкин. Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаковның әлеге тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путин хуплаган, дип хәбәр итә “Российская газета”.Шул ук вакытта Путин әлеге мәсьәлә турында карар кабул иткән вакытта компромисс табарга кирәк дип аныклап үткән.Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков мондый закон кабул итү өчен билгеле әзерлек һәм килештерүләр өчен вакыт кирәк булачагын белдергән. “Хезмәт хакы түләнмәгән очракта, салымнар да булмаячак”, - дип белдергән ул.