Рөстәм Миңнеханов: “Август-сентябрь айларында йортларда капиталь репмонт эшләрен төгәлләргә кирәк”

Республикада ике атнада 1 миллиард сумлык капиталь репмонт эшләре башкарылган

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда йортларны капиталь репмонтлау эшләре дәвам итә, хәзерге вакытта исәпләү приборлары урнаштыру һәм тулаем алганда билгеле бер йортлар буенча хәл ителәсе кайбер мәсьәләләр бар.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы РФ законын гамәлгә ашыру, торак төзү һәм файдалануга тапшыру, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде. Киңәшмә Казанда Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узды, аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, узган ике атнада республикада 1 миллиард сумлык капиталь репмонт эшләре башкарылган, үсеш – 15,5 процент. Барлыгы 4,5 миллиард сум акча үзләштерелгән, бу программада каралганның 71 процентын тәшкил итә. “Муниципаль берәмлек вәкилләренең темпларны киметмәүләрен сорыйм, программаны төгәлләргә ике ай вакыт калды”, - дип ассызыклады М.Хөснуллин. Ул шулай ук Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Тәтеш һәм Казан муниципаль берәмлекләре республика буенча уртача дәрәҗәгә тәңгәл килүче эш күләмен тәэмин итми, дип билгеләп үтте.
“Ике атна эчендә ТР Дәүләт торак фонды тарафыннан кабул ителгән актлар буенча башкарылган эшләр 855 миллион сумга арткан, барлыгы 1 миллиард 978 миллион сумлык акт кабул ителгән. Әлеге вакыт дәвамында капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән йортлар саны 62 гә арткан һәм 22 муниципаль берәмлектә 108 йорт тәшкил иткән. Калган муниципаль берәмлекләрдә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән бер генә йорт та юк”, - дип хәбәр итте министр.
Дәүләт торак фонды тарафыннан кабул ителгән йортларның саны нибары 14 кә арткан. Капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән 108 йортның бары тик 19 ын гына Дәүләт торак фонды кабул иткән. “Калган йортлар буенча башкарылган эшләрнең сыйфаты, аларның күләме һәм документларны рәсмиләштерү буенча кимчелекләр бар”, - дип ассызыклады М.Хөснуллин.
Киңәшмә ахырында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тәтеш, Алабуга һәм Казанда башкарылган эшләр күләме әлегә республикадагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк. “Хәзер төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре өчен уңай вакыт. Тулаем алганда, республикада эш оештырылган һәм аны көчәйтергә кирәк. Федераль финанс ярдәмен алга таба да җәлеп итү өчен тиешле барлык шартларны булдыру зарур. Сайлауларга барлык йортлар да ремонтлансын өчен август-сентябрь айларында бөтен эшләрне дә төгәлләргә кирәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.