news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авыл хуҗалыгы объектларына капиталь ремонт ясалачак

Капремонтны финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 41 муниципаль берәмлектә 1 064 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов шул хакта әйткән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министр сөйләгәнчә, республикада Газлаштыру фондының биш программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы буенча килешү төзелгән, 30,8 км суүткәргеч салынган, ике скважина борауланган, дүрт су җыю башнясы урнаштырылган. «Татарстан бюджет оешмалары котельныйларында казаннар алыштыру» программасы буенча шулай ук дәүләт килешүе төзелде, котельный җиһазларын демонтажлау алып барыла.

«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында шәхси җылыту системасына күчү, блок-модульле котельныйлар урнаштыру» программасы буенча фасад газүткәргечләр монтажлана һәм газ җиһазларын демонтажлау уздырыла. «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча 413 яктырткыч урнаштырылган һәм 9,2 км үткәргеч монтажланган.

Су бүлеп бирү системаларын модернизацияләү чаралары барышында объектларны техник тикшерү эшләре башкарылды, 22 объектның 18е буенча экспертиза бәяләмәсе белән проектлар әзерләнде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Алексей Песошин барысын да, шул исәптән хезмәт коллективларында яңа коронавирус инфекциясен таралуны булдырмас өчен барлык чараларны үтәргә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100