Алексей Песошин Татарстан халкын Химиклар көне белән котлады

Татарстанның фармацевтика, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре, кайбер очракларда Европа һәм Россиядә иң зур предприятиеләр буларак, продукциянең көндәшлеккә сәләтле яңа төрләре белән базарларга чыга, дип искәртте ТР Премьер-министры.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Химиклар көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле фармацевтика, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләре! Татарстан Республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез — Химиклар көне белән тәбрик итәм. Татарстан элек-электән килгән данлыклы фәнни традицияләргә һәм зур сәнәгый потенциалга ия. Алар илнең икътисади үсешен һәм финанс ягыннан тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», — диелә мөрәҗәгатьтә.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, Татарстанның фармацевтика, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре, кайбер очракларда Европа һәм Россиядә иң зур предприятиеләр буларак, продукциянең көндәшлеккә сәләтле яңа төрләре белән базарларга чыга. Мондый дәрәҗәгә көндәлек тырыш хезмәт, үз һөнәреңә бирелгәнлек, эшеңә карата җитди мөнәсәбәт һәм меңләгән югары квалификацияле белгечнең югары оешканлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән.

Хезмәткә ихтирамлы мөнәсәбәт, белемгә омтылыш һәм даими үсеш Татарстандагы яшь химикларның актив тормыш позициясенең нигезе булырга тиеш, дип искәртте Песошин.

«Ил сәнәгатен комплекслы рәвештә үстерү, инновацион проектларны гамәлгә ашыру гражданнарның байлыгы үсү чаганагы, икътисадның куркынычсызлыгы артуына, киләчәк буыннарның лаеклы яшәвенә һичшиксез гарантия булып тора. Үз тормышын химия тармагы белән бәйләгән барлык хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим», — дип сүзен йомгаклады ТР Хөкүмәте башлыгы.