Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» компаниясенең 2008 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Ул Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары проектын гамәлгә куюда катнашучыларның эшенә югары бәя бирде
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Түбән Камада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында «ТАНЕКО» ААҖ компаниясе акционерларының гомуми еллык җыелышы булды.
Җыелышта акционерлар вәкилләре - «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «Связьинвестнефтехим» ААҖнең генераль директоры Валерий Сорокин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Венер Сәлимов, компаниянең Директорлар советы һәм Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелеше буенча республика штабы әгъзалары катнашты.
Көн үзәгенә төп мәсьәлә итеп еллык хисапны раслау һәм җәмгыятьнең 2008 ел өчен еллык бухгалтер хисабы мәсьәләсе куелган иде. Бу мәсьәләләр буенча «ТАНЕКО» ААҖнең генераль директоры Хәмзә Баһманов доклад белән чыгыш ясады.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов катнашында башкарылган эшләр нәтиҗәсе - Россия Дәүләт экспертизасы Баш идарәсенең Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары төзелешенә рөхсәт бирүе. Шулай ук 2008 елда проектны гамәлгә кую кысаларында республика Хөкүмәте, муниципаль хакимият һәм төп инвестор - «Татнефть» компаниясе ярдәме белән яхшы нәтиҗәләргә ирешелде.
Акционерлар җыелышы тәмамланганда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары проектын гамәлгә куюда катнашучыларның эшенә югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, проектны гамәлгә куюда «Татнефть» компаниясе, компаниянең генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов җитәкчелегендәге топ-менеджерлар зур роль уйный. «ТАНЕКО» ААҖнең генераль директоры Хәмзә Баһмановка зур җаваплылык йөкләнгән.
“Киләсе елда беренче комплексны файдалануга тапшырабыз. Киеренкелек бар, әмма без бу мәсьәләне хәл итәрбез, дип ышанам. Әлбәттә, күп көч һәм акча кирәк булачак”.
Рөстәм Миңнеханов журналистларның игътибарын комплекс мәйданында төзелеш-монтажлау эшләре, нигездә, Татарстан төзелеш оешмалары көчләре белән башкарылуга юнәлтте.
Акционерлар җыелышында җәмгыять эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды. Алар - «ТАНЕКО» ААҖ Директорлар советының һәм ревизия комиссиясенең яңа составы, 2009 елга компаниянең аудиторы («Энерджи Консалтинг/Аудит» ЯАҖ). расланды.

Директорлар советының яңа составына «ТАНЕКО» ААҖнең генераль директоры Х.Баһманов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры М.Хөснуллин, «Татнефть» ААҖ нең Инвестицияләр идарәсе җитәкчесе Ф.Дәүләтшин, «Татнефть» ААҖ генераль директорының корпоратив финанслар буенча ярдәмчесе В.Мозговой, «Татнефть» ААҖ Финанслар идарәсе җитәкчесенең Мәскәүдәге урынбасары Ю.Ярошенко, «Татнефть» ААҖ углеводород чималын эшкәртү бүлеге җитәкчесе Р.Ремпель кергән.
Компаниянең Директорлар советы утырышында «Татнефть» ААҖ нең Инвестицияләр идарәсе җитәкчесе Ф.Дәүләтшин «ТАНЕКО» ААҖнең Директорлар советы рәисе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.