Түбән Кама Архангельск өлкәсе белән хезмәттәшлек итәргә планлаштыра

Алар инвестицияләр җәлеп итү буенча Түбән Кама тәҗрибәсе белән кызыксына.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Архангельск өлкәсенең икътисади үсеш, сәнәгать һәм фән министры Виктор Иконников Түбән Камага килде. Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев кунак белән эшлекле киңәшмәдә фикер алышты.

Виктор Иконников — Архангельск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм төбәктә инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре өчен дә җаваплы. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Камага ул үзенең хезмәттәше — «Региональ үсеш агентлыгы» коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Максим Заборский белән килде. Аларны инвестицияләр җәлеп итү буенча Түбән Кама тәҗрибәсе һәм әлеге эшчәнлек юнәлешенең бер инструменты буларак — Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең барлыкка килүе, хәзер аны алга җибәрү һәм идарә итү процессы ничек тормышка ашырылуы кызыксындыра.

Бүген Түбән Кама территориаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары инвестиция күләме 7,7 млрд сум тәшкил иткән 21 проектны гамәлгә ашыра, әлеге исемлек даими рәвештә тулыланып тора. Хәзерге вакытта Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территория резидентлары тарафыннан үз проектларына 3,9 млрд сум кертелгән һәм 524 эш урыны булдырылган.

Шулай ук очрашу барышында Радмир Беляев Түбән Кама муниципаль районының инвестицион мөмкинлекләре, соңгы дүрт елда яңа инвесторларны җәлеп итү планында башкарылган эш, хәзерге вакытта гамәлгә ашыру процессында булган проектлар турында сөйләде.