news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы шәһәр һәм бистәләр арасында пассажирлар йөртүне туктата

Пассажирлар ташу 2020 елның 1 апреленнән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр туктатыла.

Транспорт министрлыгы шәһәр һәм бистәләр арасында пассажирлар йөртүне туктата
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы республиканың транспорт компанияләренә 1 апрельдән Татарстан торак пунктлары арасында пассажирлар ташуны туктатып торуны йөкләде. Яңа режим санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Муниципальара һәм төбәкара автобусларда пассажирлар ташу туктатыла. Рейска иртәгедән автобуслар чыгарылмаячак»,-диделәр матбугат хезмәтендә.

Шәһәр җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча эшли, ә такси штат режимында эшләячәк, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

«1 апрельдән шулай ук Татарстан территориясе буенча барлык юнәлешләрдә шәһәр яны электричкалары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, анда 8(843)291-91-91 телефоны буенча мәгълүмат алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100