Ozon Рөстәм Миңнехановка Татарстанда постаматлар санын арттырырга тәкъдим итте

Бүгенге көндә республикада товарларны контактсыз бирү буенча 300 терминал эшли.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Ozon компаниясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республиканың эре шәһәрләрендә постаматлар санын арттыру буенча эксперименталь проектны башлап җибәрергә тәкъдим итте. Бу хакта мәгълүматны интернет-кибетнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика гражданнарына кирәкле товарларны контактсыз һәм подъездлардан чыкмыйча гына алу өчен Ozon компаниясе эксперименталь режимда эре торак комплексларында, шулай ук социаль объектларда, әйтик, уку йортлары тулай торакларында постаматлар урнаштырырга әзер», - диде компания генераль директоры Александр Шульгин.

Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Татарстан Президенты инициативаны хуплады һәм Казан мэры Илсур Метшинга бу мәсьәлә буенча шәһәрнең идарәче компанияләре белән оператив рәвештә эшләргә кушты. Бүгенге көндә республикада товарларны контактсыз бирү буенча 300 терминал эшли.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Президенты OZON, Яндекс, Wildberries, Kazan Express һәм башка сәүдә компанияләре вәкилләре белән онлайн-очрашу уздырды, анда республика халкына товарлар китерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.