news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдә бизнес өчен «Адаптация технологияләре» дип аталган онлайн-конференция уза

Чараның хедлайнеры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»).1 апрельдә бизнес өчен «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» дип аталган онлайн-конференция узачак. Кризиска каршы конференцияләр сериясен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты белән берлектә, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башлап җибәрде. Проект эшмәкәрләрне агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.

Булачак онлайн-конференция кысаларында бизнес җитәкчеләре һәм милекчеләре белән кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле алымнар белән уртаклашачаклар. Аларга кризиска каршы идарә итү күнекмәләрен ныгытуга, актуаль белем пакетын формалаштыруга юнәлдерелгән эш инструментлары биреләчәк.

Конференция форматы төрле тармакларның иң эре уенчылары, илнең әйдәп баручы эшмәкәрләре һәм экспертлары белән турыдан-туры диалогны күз алдында тота. Спикерлар арасында «Wildberries» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук, «Акульчев» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Сергей Акульчев, шулай ук кунакчыллык, хокукый һәм финанс мәсьәләләре өлкәсендәге экспертлар бар. Чараның хедлайнеры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булачак. 

Исегезгә төшерәбез, беренче семинар 29 мартта узды. Трансляциягә меңнән артык эшмәкәр кушылды. Аның төп темасы җәмәгать туклануы оешмаларыннан товарлар, азык-төлек һәм әзер ризыкларны онлайн-китереп җиткерү, шулай ук нәтиҗәле курьерлык челтәрен булдыру механизмнары һәм аны алга этәрү принциплары булды. Бу исә кафе һәм рестораннарга үз эшчәнлеген дәвам итәргә һәм хезмәткәрләр өчен эш урыннарын саклап калырга ярдәм итә.

Чара 11: 00 сәгатьтә башлана. Конференциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100