Казанда “Энергетика. Ресурсларны саклау” XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә кысаларында ТР Хөкүмәте утырышы узачак

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). 1-3 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Энергетика. Ресурсларны саклау” XVI Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшләячәк. Аны ачу тантанасында ТР җитәкчелеге, РФ төбәкләренең шушы тармакка караганминистрлык һәм ведомство башлыклары катнашачак.

Узган елда Россия күргәзмә һәм ярминкәләр берлеге рейтингы нәтиҗәләре буенча Казандагы күргәзмә Идел буе төбәгендә иң яхшысы дип табылган һәм, Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң, өченче урынны алган.

Быел энергияне саклау өлкәсендә инновацион технологияләрен, фәнни-техник эшләнмәләрен Россия, БДБ илләреннән, Һиндстан, Төркиядән 150 дән артык әйдәп баручы компания тәкъдим итәчәк. Алар арасында “Генерирующая компания”, “Сетевая компания” ААҖ, “ТАИФ” компанияләр төркеме, Данфосс (Казан шәһәре), “Татнефть” (Әлмәт), EAE Elektrik (Төркия), “Свердловск ток трансформаторлары заводы” ААҖ (Екатеринбург), “Сарэнергомаш” ААҖ (Саратов), “Электроавтомат” ААҖ (Алатырь) һәм башкалар бар.

“Энергетика. Ресурсларны саклау” күргәзмәсе экспозициясе бүгенге көндә энергетика үсешенең аеруча актуаль юнәлешләрен чагылдырачак: энергия җитештерү һәм аккумуляцияләү; энергияне бүлгәләү һәм тапшыру; электр яктырту технологияле; энергияне саклау җиһазы; экологик технологияләр; хезмәт иминлеге; энергетика объектларын төзү һәм проектлау һәм башкалар.

Күргәзмә эше кысаларында “2014-2015 нче елларда һәм 2020 нче елга кадәр Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру” озак вакытка исәпләнгән максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында “2014 нче елда энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2015 нче елга бурычлар турында” ТР Хөкүмәте утырышы узачак. Шулай ук “Энергоресурсларның нәтиҗәлелеге. Энергияне саклау” 15 нче халыкара симпозиум булачак. Анда катнашу өчен ТРның энергетика, сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы белгечләре һәм экспертлар, министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, РФ төбәкләре хакимиятләре вәкилләре һәм башкалар чакырылган.