Яшел Үзәндә җәмәгать транспортында билет бәяләре күтәрелә

Иртәгәдән пассажирларга юл кыйммәткәрәккә төшә

 (Казан, 31 март, “Татар-информ”). Яшел Үзәндә хәзер җәмәгать транспортында билет бәясе 15 сум булса да, предприятие өчен бер кешене автобуста йөртү 17 сум 57 тиенгә (үзкыйммәте ) төшә. Җәмәгать транспортында йөргән һәр пассажир иминиятләштерелгән, автопарк яңартылган. Болар – шактый зур сумма таләп итүче чаралар.

Автотранспорт предприятиесе тиздән транспорт картасын (ташламалы социаль карталарны да кертеп) гамәлгә кертәчәк. 1 апрельдән ташламаларга ия булган пассажирларга билет бәясе – 15 сум; электрон транспорт карталар буенча – 16 сум; акчалата түләгән очракта 17 сум булачак, дип хәбәр итә “Яшел Үзән” сайты.