Татарстанның ваклап сату өлкәсендә базар һәм алкоголь өлеше кими

Татарстанның ваклап сату өлкәсендә базар һәм алкоголь өлеше кими

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). 2005 елда Татарстанның кулланучылар базарында 13,3 миллиард сумлык алкоголь эчемлек һәм сыра сатылган, 2004 ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка күбрәк. Шул ук вакытта бер елда ваклап сәүдә итү әйләнешендә әлеге продукциянең чагыштырма өлеше 9,6 проценттан 8,3 процентка кадәр кимегән.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2005 елда ваклап сату әйләнеше чагыштырма бәяләрдә 23,1 процентка артып, 161,1 миллиард сум тәшкил иткән. Ә декабрьдә 2004 елның шул чоры белән чагыштарганда, 29,2 процентка арткан. Бер ел бер кешегә 42674 сум ваклап сатылган тауар әйләнгеше туры килә. Бу акчаларның 85,6 проценты стационар кибетләрдә калдырылган һәм 14,4 проценты – базарда. Азык-төлек тауарлары өчен 48,8 процент акча тотылган, ә башка тауарларга – 51,2 процент.

Чагыштыру өчен Росстат мәгълүматлары: 2005 елда РФда ваклап сәүдә итү әйләнеше 6,934 триллион сум тәшкил иткән, 2004 елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 процентка арткан. Декабрьдә сәүдә әйләнеше 14 процентка арткан – 759,6 миллион сумга кадәр. Әйләнештә базар өлеше 21 процент тәшкил иткән (2004 елда – 22,1 процент). Әйләнештә азык-төлек тауарларының чагыштырма өлеше 46 процент тәшкил иткән, башка тауарлар - 54 процент.