Казанда беренче тапкыр «Сәнәгать неликвидлары һәм калдыклар» махсус күргәзмә-ярминкәсе узачак

Казанда беренче тапкыр «Сәнәгать неликвидлары һәм калдыклар» махсус күргәзмә-ярминкәсе узачак

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Минһаҗев). Бүген «Казан ярминкәсе» ААҖ павильоннарында беренче «Сәнәгать неликвидлары һәм калдыклар» махсус күргәзмә-ярминкәсе узачак.

ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә республиканың һәм Россиянең кайбер төбәкләреннән 40 эре, урта һәм кече предприятие катнаша. Катнашучылар арасында - «Татнефть» ААҖ, «Алнас», «Кварт», «Түбән Кама Нефтехим», «КМПО», җиңел һәм эшкәртүче сәнәгать предприятиеләре. Тантаналы ачылудан соң «Казан ярминкәсе» ААҖ бизнес үзәгендә «Неликвидлар килеп чыгу проблемалары, аларны чишү юллары һәм методлары. Икенчел чимал базары» темасына «түгәрәк өстәл» темасына багышланган “түгәрәк өстәл” булачак. «Түгәрәк өстәл» программасында производство калдыкларын куллануның икътисади нәтиҗәлелеге темасына Казан югары уку йортлары һәм Россиянең башка төбәкләре оешмалары әгъзалары чыгышлары ниятләнгән.