Теплоконтрольнең 100 процент акцияләрен аукционда саталар

Теплоконтрольнең 100 процент акцияләрен аукционда саталар

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). 3 мартка билгеләнгән аукционда Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы «Теплоконтроль» ААҖ акцияләренең – 100 процентын, «Татшерсть» ААҖнең – 10,4 процент, «Алабуга ит-консерва комбинаты» ААҖнең 9 процентын чыгарачак.

Теплоконтроль акцияләренең 100 процентлы пакетының башлангыч бәясе 260 миллион сум күләмендә билгеләнгән, ә 2004 елның 1 октябренә предприятиенең чиста активлары 148,6 миллион сум тәшкил иткән. 2004 елның 27 декабрендә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә 160,45 миллион сумлык устав капиталы белән «Теплоконтроль»не акционерлаштыру планы расланды. Үлчәү приборлары чыгаручы предприятие персоналы 729 кеше тәшкил итә.

Казанның «Татшерсть» ААҖнең устав капиталы 415,19 мең сум тәшкил итә. 10 сум номиналлы акциянең норматив бәясе - 84,3 сум. 4337 акцияле пакетның башлангыч бәясе 490 мең сум күләмендә билгеләнгән.

Алабуга ит-консерва кобинатының устав капиталы 333,38 мең сум. 5 сум номиналлы акциянең норматив бәясе 76,9 сум булачак. 6002 акциянең башлангыч бәясе 770 мең сум итеп билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез, Казан ит комбинаты 2004 елның декабрь азагында Алабуга комбинатының устав капиталында үз өлешен 20,6 проценттан 32,5 процентка арттырды.