РФдә Кытай Илчелегенең икътисад буенча киңәшчесе Татарстан предприятиеләре мөмкинлекләре белән ныклап танышырга ниятли

РФдә Кытай Илчелегенең икътисад буенча киңәшчесе Татарстан предприятиеләре мөмкинлекләре белән ныклап танышырга ниятли

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанга РФдә Кытай Халык Республикасы Илчелегенең икътисад буенча киңәшчесе Фань Чуньян дүрт көнлек визит белән килде, ул Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә ниятли.

Бүгенгә аның ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов белн очрашуы планлаштырылган, анда кунакка республика икътисады тәкъдим ителәчәк. Фань Чуньянның визиты планнарында, шулай ук, ЕлАЗда булу, «Алабуга» сәнәгать мәйданчыгындагы «Мода-Алабуга» уртак предприятиесе эшчәнлеге белән танышу, «КамАЗ» ААҖдә, Түбән Кама предприятиеләрендә булу. Визит Казан вертолет заводы һәм Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе белән танышып тәмамланачак.