Рөстәм Миңнеханов: “Республика икътисадының тотрыклы булуында безнең предприятиеләрнең өлеше зур”

“Ел җитәкчесе – 2010” республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел җитәкчесе – 2010” республика конкурсына нәтиҗә ясауга багышланган тантаналы чара узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Чарага Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы һәм Федерация Советындагы Татарстан депутатлары, республика дәүләт хакимияте органнары, федераль органнар, республика министрлыклары, ведомство-оешмалары вәкилләре, шулай ук предприятие җитәкчеләре – ТР Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе әгъзалары чакырылган иде.
Тантананы ачып, ТР Премьер-министры – “Ел җитәкчесе – 2010” конкурсы комиссиясе рәисе Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, бу залда тырыш хезмәтләре белән Татарстан икътисады үсешенә зур өлеш кертүче кешеләр җыелган. Бәйге быел унынчы тапкыр уза. Илдар Халиковның сүзләренә караганда, 2010 елгы конкурска республика предприятие-оешмаларыннан гаять күп санда гариза бирелгән һәм җиңүчеләрне сайлап алуы бик кыенга туры килгән. Нәтиҗәдә, 152 гариза бәйгедә катнашу өчен тәкъдим ителгән.
ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең бер өлеше конкурста предприятие җитәкчеләре урынбасарларын катнаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иткән.
Бәйгедә катнашучылар арасында түбәндәге муниципаль берәмлекләр: Казан, Чаллы шәһәрләре, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевски, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Лениногорски, Менделеевски, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Тукай һәм Чистай районнары вәкилләре бар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков лауреатларга бүләкләр - “Ел җитәкчесе – 2010” конкурсы дипломын һәм алтын күкрәк билгеләре тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Бәйге кунаклары һәм лауреатлары алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Республика кризистан соңгы катлаулы елга нәтиҗәләр ясый, диде ул. “Минем өчен 2010 ел кызыклы булды, - диде Минтимер Шәймиев. – Республикада хакимият алышынды, бу безнең күпмилләтле халкыбыз өчен истә калырлык вакыйга булды. Миңа барлык вакыйгаларны читтән күзәтү мөмкинлеге туды”. Минтимер Шәймиевнең сүзләренә караганда, Татарстан кризистан лаеклы чыкты. “Татарстанның икътисади потенциалы, дөрес сайлаган юлы бар, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе. – Республика җитәкчелеге, ТР Президенты һәм бөтен команда килешеп эшли”.
Минтимер Шәймиев тарихи-архитектура һәйкәлләре – борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген яңадан торгызу проектын гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Ул иң актив хәйриячеләргә - предприятие җитәкчеләренә, республика муниципаль районнары башлыкларына “Яңарыш” фондына ярдәм күрсәтүче хәйриячеләрнең исемнәре урын алган китапның беренче томын һәм ТР Дәүләт Киңәшчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республика икътисадына лаеклы өлеш керткәннәре өчен предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук 2010 елдагы эшчәнлекләре өчен предприятие коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерергә кушты. Узып баручы ел Татарстан икътисады өчен җиңелләрдән булмады, диде Рөстәм Миңнеханов, монда кризистан соңгы күренешләр дә, хакимиятнең алышынуы да, җәйнең коры килүе дә, энергия системасындагы өзеклекләр дә үз йогынтысын ясады. Әмма республика икътисады бүген тотрыклы һәм биредә күп кенә предприятие-оешма коллективларының өлеше зур. Нәкъ менә икътисадның тотрыклылыгы безгә хәйрия белән шөгыльләнергә һәм башка игелекле гамәлләр кылырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады ТР Президенты.
Тантанада катнашучылар алдында Татарстанның вокаль һәм хореография коллективлары чыгыш ясады.