Казанда дизель ягулыгы һәм АИ-95 ле бензин кыйммәтләнде

АИ-95 маркалы ягулыкның литры өчен автомобиль йөртүчеләргә уртача 24 сум 31 тиен, дизель ягулыгы өчен кулланучыларга 22 сум 91 тиен түләргә туры килә

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Соңгы бер атнада Казанда А-76 лы һәм АИ-92,93 бензин бәясе үзгәрешсез калды, ә АИ-95 ле бензин бәясе уртача 0,7 процентка, дизель ягулыгы- 7 процентка кыйммәтләнде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, башкалада А-76 лы ягулыкның литры уртача 19 сум 97 тиен, АИ-92,93 ле ягулыкныкы 22 сум 15 тиен тора. АИ-95 маркалы ягулыкның литры өчен автомобиль йөртүчеләргә уртача 24 сум 31 тиен, дизель ягулыгы өчен кулланучыларга 22 сум 91 тиен түләргә туры килә.
Идел буендагы башка төбәкләр башкалаларына килгәндә, узган атнада Самара, Киров һәм Саратовта мотор ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәгән. Соңгы бер атнада Идел буе федераль округында литры уртача 23 сум 46 тиен торган иң кыйммәтле АИ-92,93 ле бензин Саранскида теркәлгән. Калган төр ягулыкның иң кыйммәтлесе – Түбән Новгородта. Биредә А-76 лы бензинның литры уртача 21 сум 22 тиеннән, АИ-95 ле ягулык -25 сум 32 тиеннән, дизель ягулыгы 24 сум 76 тиеннән тәкъдим ителә.