news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанстат вәкиле рәсми статистикада бәяләр кимрәк булып тоелу сәбәбен аңлатты

Статистлар ваклап сатудагы бәяләр анализлый.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина рәсми статистика биргән бәяләрнең ни өчен түбәнрәк булып тоелганын аңлатты.

Татарстанстат атна саен Татарстан буенча азык-төлекнең уртача бәясен биреп бара. Кайбер кешеләр аларның кибеттәге бәяләр белән чагышмавын күзәтә. Мәсәлән, Татарстанстат сайтында ак ипинең бер килограммы 60 сум дип күрсәтелгән. Бер ипи якынча ярты килограмм булса, бу бәягә ике ак ипи алып буламы дигән сорау туа.

«Күзәтүгә ваклап сатудагы бәяләр алына. Халык азык-төлекне кайдан сатып ала, без дә шунда йөрибез. Монда федераль челтәр кибетләре дә, башка кибетләр дә, базарлар да керә. Без бәяләрне 1,6 меңнән артык ноктадан күзәтәбез. Аларның барысын исәпләгәндә, рәсми күрсәткечләр килеп чыга. Бәяләрне исәпләү методикасы белән безнең сайтта танышырга мөмкин», — диде Наталья Гатауллина Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100