news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин: Киләчәктә дә шин бизнесының Түбән Кама бренды булып калачагына ышанам

Түбән Кама шин заводларының куәте 15 млн данәгә якын шин җитештерергә мөмкинлек бирә.

Рамил Муллин: Киләчәктә дә шин бизнесының Түбән Кама бренды булып калачагына ышанам
https://tat.e-nkama.ru/news/747/102091/

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин «Татнефть» төркеменең КАМА TYRES шин бизнесы йөк шиннары заводында булды, тоташ металл кордлы продукция җитештерүнең технологик процессы белән танышты. Куәте 1,5 млн данә тәшкил иткән предприятиедә йөздән артык төрле товар җитештерелә.

Тулаем алганда, Түбән Кама шин заводларының куәте 15 млн данәгә якын шин җитештерергә мөмкинлек бирә, ә бу — дөньяның 43 иленә чыгарыла торган KAMA, KAMA PRO, Viatti маркалы 450дән артык төр товар продукциясе. Тоташ металл кордлы продукция җитештерү предприятиесендә 600дән артык хезмәткәр эшли. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Рамил Муллинны үз эшчәнлекләре белән «Татнефть-Нефтехим» ИК» ҖЧҖ директоры Гүзәл Хәбетдинова таныштырды. Иң беренче алар әзерлек цехын карадылар. Аннары башкарма комитет җитәкчесе җыю һәм вулканизация цехлары белән танышты, процессны автоматлаштыру һәм роботлаштыру эшен күзәтте.

Эш сәфәре сыйфат инспекциясендә тәмамланды. Монда шиннарны карап тикшерүдән тыш, һәр шинның сыйфатына рентген-анализ ясала, бу исә кимчелекләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә. Тоташ металл кордлы продукция җитештерү цехларында тәүлегенә 4000 данәдән артык шин җитештерелә.

«Татнефть» төркеменә кергәннән бирле, биредә җитди яңарту һәм автоматлаштыру үткәрелгәнлеге күренә: элек авыр физик эш таләп ителгән күп кенә участокларда хезмәт гадиләштерелгән. KAMA TYRES җитештергән продукциягә ихтыяҗ зур, ә Россия базарында шиннарның 20 процентын Түбән Каманыкы тәшкил итә. Киләчәктә дә шин бизнесының Түбән Кама бренды булып калачагына һәм алга китәчәгенә ышанам», — диде Рамил Муллин.

Рамил Муллин шин предприятиеләренең һәм «Татнефть» компаниясенең халыкның социаль хәлен кайгыртуын да билгеләп үтте. «Бүген KAMA TYRES предприятиеләрендә 8,5 меңнән артык кеше эшли, димәк, Түбән Камада яшәүче 30 меңнән артык кеше шин бизнесы белән бәйле. Әлбәттә, бергәләп хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр бар: безнең өчен актив яшьләребезнең Түбән Камадан китмәве һәм сәнәгать предприятиеләренә эшкә урнашуы мөһим», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100