Төркия Премьер-министры Россиягә визиты барышында Казанга киләчәк

Төркия Хөкүмәте башлыгының Россиягә сәфәре 6-7 декабрьгә билгеләнгән.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай) Декабрь башында Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым Россиягә эшлекле визиты барышында Казанга да килер дип көтелә. Төркия Хөкүмәте башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, аның Россиягә сәфәре 6-7 декабрьгә билгеләнгән.

6 декабрьдә Төркия Хөкүмәте башлыгы Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белән очрашырга ниятли.

Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА “Новости” хәбәр иткәнчә, ике ил арасында сәүдә-икътисади һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, энергетика, сәнәгать, транспорт тармакларында уртак проектлар тормышка ашыру турында сөйләшү планлаштырыла.