Россия Икътисади үсеш министры итеп Максим Орешкин билгеләнгән

Элегрәк ул финанс министры урынбасары вазифаларын башкарган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Икътисади үсеш министры Максим Орешкин билгеләнгән. Элегрәк ул финанс министры урынбасары вазифаларын башкарган иде. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Бүген алданрак РФ Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков министрлыкка яңа башлык тиз арада билгеләнәчәк дип белдергән иде.

Искәртеп узабыз: Икътисади үсеш министрлыгының элеккеге башлыгы Алексей Улюкаев 2 млн доллар күләмендә ришвәт алуда гаепләнә. Ул ышанычны югалту сәбәпле 15 ноябрь көнне вазифасыннан азат ителде һәм шул ук көнне аңа карата җинаять эше дә ачылды.

Максим Орешкин 1982 елда Мәскәүдә туган. 2004 елда Югары икътисад мәктәбе магистратурасын "Икътисад" юнәлеше буенча тәмамлаган. 2002-2006 елларда Россия банкында эшләгән. 2006 елдан 2013 елга кадәр икътисадның шәхси секторында хезмәт куйган (төрле банкларда). 2013-2015 елларда - РФ Финанс министрлыгының Озак вакытка планаштыру департаменты директоры булып эшләгән. 2015 елдан башлап бүгенгә кадәр Россия финанс министры урынбасары булган.