КАМАЗда Саксония белән хезмәттәшлек алымнары турында сөйләшү узды

Германия делегациясе Чаллы автогигантында булды.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә автогигантның Саксония (ФРГ) белән хезмәттәшлек алымнары турында фикер алыштылар. Бу хакта «КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшүләрдә кунаклар делегациясен җитәкләүче Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих һәм Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков булды. «КАМАЗ» җәмгыятеннән үсеш буенча директор Ирек Гомәров, сатып алулар буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Шәмсетдинов һәм компания җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Баштан кунаклар Илдар Халиков һәм «КАМАЗ» генераль директорының беренче урынбасары Юрий Герасимов озатуында автогигант заводларының мөмкинлекләре белән танышкан иделәр. Алар яңа кабиналар җыю цехын, конвейерны, төп җыю цехын карадылар.

Саксония делегациясенә яңа җитештерелә башлаган «КАМАЗ» электробусларын да тәкъдим иттеләр.