Татарстан «Циркуляр икътисад»ны үстерүдә федераль грантка ия булу өчен көрәшәчәк

2021 елда Россиядә дөньякүләм дәрәҗәдәге 15 фәнни-белем бирү үзәге барлыкка киләчәк.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында дөньякүләм дәрәҗәдәге республика фәнни-белем бирү үзәге күзәтүчеләр советының беренче утырышын үткәрде. Шул исәптән үзәкнең специализациясе дә («Циркуляр икътисад») сайланды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Россия Фән һәм югары белем министрлыгының Бюджет инвестицияләре департаменты директоры Айрат Гатиятов та катнашты.

Татарстан Президенты искәртеп үткәнчә, Россиядә «Фән» илкүләм проекты буенча конкурс нигезендә халыкара математик, фәнни, фәнни-белем бирү үзәкләре, шулай ук илкүләм технологик инициативаның геном тикшеренүләр һәм компетенция үзәкләре булдырыла.

«Әлеге үзәкләр төбәк инициативасы буенча фәнни һәм югары белем бирү оешмаларының икътисадның реаль секторындагы оешмалар белән консорциумы рәвешендә төзелә», - дип ачыклык кертте Миңнеханов.

2021 елда Россиядә дөньякүләм дәрәҗәдәге 15 фәнни-белем бирү үзәге барлыкка киләчәк. 2019 елда Пермь крае, Белгород, Кемерово, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләрендә биш үзәк төзелде, быел да шул санда оештырылачак.

Фәнни-белем бирү үзәкләре федерация субъектлары һәм тулаем алганда илнең тотрыклы үсеш драйверларына әверелергә тиеш. Алар федераль грантлар, шулай ук төбәк акчалары һәм бюджеттан тыш ресурслар хисабына финансланачак.

Татарстандагы үзәк хакында сөйләгәндә, Миңнеханов республикада фәнни-белем бирү үзәге программасын төзү өчен тиешле эшләр башкарылуын искәртте. Моның белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә, республиканың 50дән артык югары уку йорты, предприятие һәм фәнни оешмалары җәлеп ителгән. Фәнни-белем бирү үзәгенең специализациясе («Циркуляр икътисад») дә ачыкланган, аның технологик юнәлешләре һәм проектлары билгеләнгән.

Татарстан Президенты китергән мәгълүматлар буенча, ресурс һәм энергияне күп сарыф итә торган икътисадтан сәнәгать һәм фән өчен иң актуаль циркуляр икътисадка күчүдә беренче төбәк моделе тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, республика дөньякүләм дәрәҗәдәге республика фәнни-белем бирү үзәкләренә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен грантлар бирү буенча конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр арасына керер дип көтелә.

Утырышта «Циркуляр икътисад» фәнни-белем бирү үзәгенең программасы, шулай ук идарә советы турындагы нигезләмә һәм аның составы расланды.