Рөстәм Миңнеханов ноябрьдә Кытайның Шэньчжэнь шәһәренә сәфәр кыла

Татарстан делегациясенең Кытайга сәфәрен Казан ИТ-паркы оештыра.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Рөстәм Миңнеханов ноябрь аенда Кытайның Шэньчжэнь шәһәренә сәфәр кылачак. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев шул хакта хәбәр итте.

Татарстан делегациясенең Кытайга сәфәрен Казан ИТ-паркы оештыра. «Әлбәттә, әлеге визитны без Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Сәнәгать һәм сәүдә, Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә оештырабыз. Сәфәрне бөтен коллектив белән бергә әзерлибез. Шулай да, иң мөһим очрашуларны оештыру – безнең өстә», - диде Грачев.

«Визит кысаларында сәяси очрашулар да планлаштырыла. Әмма, минем фикеремчә, Татарстанга үз амбиция һәм мөмкинлекләрен күрсәтү дә зур әһәмияткә ия. Безнең хәтта Шэньчжэнь шәһәре алдында да мактанырлык уңышларыбыз бар», - диде ул.