Фәрит Мөхәммәтшин федераль максатчан программаларны тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде

Әлеге чара Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты бинасында узды.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республикада федераль максатчан программаларны тормышка ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Әлеге чара Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты бинасында узды.

Искәртеп үтик, шушындый очрашулар – парламентарийларның федераль бюджеттан республика икътисадына акча җәлеп итү буенча традицион эш формасы.

Республикада әлеге вәзгыять торышы буенча Икътисад министры Артем Здунов таныштырды. Ул хәзерге вакытта республика объектларын һәм чараларын федераль бюджеттан финанслауга 80,8 млрд сум лимит раслануын, шуның 70,4 млрды финаслануын җиткерде. Министр мәгълүматлары буенча, Татарстан 17 максатчан федераль һәм 26 дәүләт программасында тәкъдим ителгән.

Бүген киңәшмәдә барлык 17 эшче төркем вәкиле чыгыш ясап, аерым тармакларда республика күпме акча алуы турында сөйләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин кайбер чыгышларга тәнкыйть җиткерде һәм тагын бер тапкыр парламентарийларның федераль бюджеттан республика икътисадына акчалар җәлеп итү буенча актив эш алып барырга кирәклеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе ел ахырына кадәр калган акчаларны тизрәк үзләштереп, документларны рәсмиләштерергә һәм 2018 ел эшенә тотынырга кирәклеген җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышка йомгак ясап, журналистларга интервьюда Татарстанга алынган акчаларның 75 проценты үзләштерелгән булуын җиткерде.

“Эшлисе эшләр шактый әле. Кайбер ведомстволар эше тәнкыйтьләнде. Иң мөһиме – Татарстанда Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары һәм профильле комитетлар белән системалы эш бара, федераль максатчан һәм дәүләт программаларында катнашабыз. Татарстанда программаларны тормышка ашыруда акчалар җәлеп итүдә өстәмә мөмкинлек бу”, – дип җиткерде ул