“Татнефть” Төркмәнстанда филиал ача

Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советы утырышы узды

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2010 елның 8 аенда “Татнефть” ААҖнең бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм октябрьгә, агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды, 2011 елга “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә фаразлар буенча фикер алыштылар.
Шулай ук Директорлар советы “Татнефть” ААҖндә кадрлар әзерләү системасы, балалар һәм компания предприятиеләре хезмәткәрләренең ялын оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгытуны оештыру турындагы мәгълүматларны тыңлады. Бу өлкәдә план буенча эшчәнлек югары бәяләнде, акционерлык җәмгыятенең башкаручы дирекциясенә бу юнәлештә эшләргә дәвам итәргә тәкъдим ителде, дип белдерде “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте.
Моннан тыш, Төркмәнстан территориясендә нефть-газ өлкәсендә идарә итү һәм сервис хезмәтләре күрсәтү өчен “Татнефть” ААҖнең филиалын булдыру турында карар кабул ителде.
Директорлар советында шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.