Татарстанда фармацевтика кластеры барлыка килергә мөмкин

Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышы узды

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта “2011-2020 елларда һәм алдагы перспективада Татарстан Республикасы фармацевтика сәнәгате үсеше” дигән максатчан программа проекты каралды. “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, программа “2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясе фармацевтика сәнәгате үсеш стратегиясе”, “2010-2020 елларда Татарстан Республикасында биотехнологияләрне үстерү” максатчан программасын үтәү йөзеннән һәм “2020 елга кадәрге чорда һәм алдагы перспективада Россия Федерациясе фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү” дигән федераль максатчан программа проекты нигезендә эшләнгән.
Программаның төп максаты – ТР фармацевтика сәнәгатен инновацион үсеш моделенә күчерү. Төп бурычлар түбәндәгедән гыйбарәт: Татарстан фармацевтика сәнәгате җитештерү куәтләрен технологик яктан яңадан җиһазландыру һәм көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгару өчен фәнни-тикшеренү базасы булдыру. Россия фармацевтика сәнәгате тарафыннан иң кирәкле һәм мөһим дарулар җитештерү, республика фармацевтика сәнәгате җитештергән инновацион продукцияне базарга чыгару күздә тотыла. Программа ике этапта (2011-2015 һәм 2016-2020 елларда) гамәлгә ашырылачак.
Рөстәм Миңнеханов, проект хакында фикер алышуга нәтиҗә ясап, Россия фармацевтика тармагының бик нык артта калуын, ә Россия базарында барлыкка килгән бушлыкны чит ил компанияләрендә җитештерелгән продукция тутыруын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Татарстандагы фәнни һәм клиник база җитди фәнни нигезгә салынган тулы бер фармацевтика кластерын булдырырга мөмкинлек бирә. Соңгысыннан башка безнең предприятиеләрнең җитди перспективасы юк, дип саный Татарстан башлыгы. Аның сүзләренә караганда, базарга үтеп керү өчен яңа продукция җитештерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов читтән фирмалар чакырып, махсус мәйданчык булдыру мөмкинлеген әйтте, Казандагы фәнни үзәкләр аның нигезе булачак. Ул ТР Министрлар Кабинетына проектны эшләп бетергәннән соң агымдагы ел ахырына кадәр программаны кабул итәргә тәкъдим итте.
ТР Президенты шулай ук суны аз чыгымнар тотып сыйфатлы итеп чистарту кирәклегенә игътибар юнәлтеп, “Химград” технополисында эшләтеп җибәреләчәк җайланманың эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирергә кушты.