«Татмедиа» агентлыгында эшмәкәрлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк

Матбугат очрашуында «ОПОРА РОССИИ» нең вице-президенты, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү буенча координация советы рәисе Павел Сигал катнаша
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә «ОПОРА РОССИИ» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының һәм «Россия эшмәкәрләр оешмалары «ОПОРА» партнерлыгының съезды узды. Иртәгә «Татмедиа» агентлыгында узачак матбугат очрашуында «ОПОРА РОССИИ» нең вице-президенты, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү буенча координация советы рәисе Павел Сигал съезд эшенә йомгак ясаячак. Очрашуда шулай ук Коррдинация советы эшчәнлеге, республикада эшмәкәрлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре күтәреләчәк.