420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әлмәт, 30 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ТОСлары ТР Икътисад министрлыгы оештырган бәйгедә катнашты, дип яза җирле басма.
Бәйгегә үз проектларын тәкъдим иткән 23 ТОСның унысы җиңүче, 11 е призер булды.Әлмәт буенча алар откан грантларның гомуми суммасы 7 млн 692 мең сум тәшкил итә. Бу акчалар әлмәтлеләрнең яшәеш тирәлеген яхшыртуга тотылачак. ТОС-2, ТОС-9А, ТОС-16А, ТОС-17 беренче урынны яуладылар. Икенче урында ТОС-10, ТОС-12А. Өченчедә - ТОС-24, ТОС-7Д, ТОС-7, ТОС-4. Аларның һәркайсына 160 меңнән алып 665 мең сумга кадәр акча биреләчәк.