news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 2 августтан 20 миллионнан артык бала мәктәп түләүләрен ала башлаячак

Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру өчен 204 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Алты яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләрне 2 августта ук күчерә башлаячаклар. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин «Россия 24» телеканалы трансляцияләгән РФ Хөкүмәте утырышында белдерде.

«Ата-аналар алданрак акча алсын өчен, Хөкүмәт карарына барлык кирәкле үзгәрешләрне кертәчәкбез. Балаларны мәктәпкә әзерләү өчен аларның вакыты күбрәк булыр иде. Болар 20 миллионнан артык 6-18 яшьлек бала», — дип искәртте Хөкүмәт Рәисе.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин ата-аналарның яңа уку елы башлануга балаларны әзерләргә вакыты җитәрлек булсын өчен «мәктәп түләүләре»н иртәрәк башкару бурычын куйган иде.

Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру өчен 204 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Алты яшьтән алып 18 яшькә кадәр, шулай ук сәламәтлекләре чикле булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 10 мең сум түләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100